Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Кырым язы» акциясенә чирмешәнлеләр дә кушылды

18 мартта Кырымның Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. Нәкъ 8 ел элек, 2014 елның шул көнендә Россия Президенты Владимир Путин Кырымның һәм Севастополь шәһәренең Россиягә кабул ителүе хакында  Килешүгә кул куйды.

Шушы уңайдан бүген районның мәгариф бүлеге, мәдәният һәм спорт эшләре бүлекләре, Яшьләр сәясәте секторы белән берлектә, район мәдәният йорты каршында тантаналы чара үткәрде. Акциядә Аксубай һәм Чирмешән районнарының хәрби комиссары Сергей Иванов, сугыш хәрәкәтләре ветераннары Наил Котбиев һәм Марат Җаббаров, район үзәге мәктәпләренең 8 нче -10 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Концерт номерлары белән үрелеп барган чарада балалар Россия флагы төсендәге шарларны һавага очырдылар. Әлеге истәлекле вакыйга хөрмәтенә дистәләрчә машина автойөрешкә чыкты.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев