Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Куе чәч сере: бьюти-блогер киңәшләре

Бьюти-блогер Алия Шакирова киңәшләре.

Чәчләр куе, калын булсын өчен гади генә әйберләрдән менә дигән маска ясарга мөмкин.

Аны әзерләү өчен бал (витаминнарга бай), коньяк (майны эретә һәм кан әйләнешен яхшырта) һәм эре диңгез тозы (баш тиресен чистарта) кирәк. Болар берсен-берсе бик яхшы тулыландыра: бал масканың чәчкә ябышып калуы өчен кирәк, тоз аны сылауны җиңеләйтә, коньяк балны чәчләрдән җиңел генә юып төшерергә ярдәм итә.

Һәркайсын берәр стакан күләмдә алып, пыяла банкага тутырабыз да капкач белән каплыйбыз. Караңгы салкынча урынга куябыз. Банканы көненә бер тапкыр кулга алып селкибез. Әзер масканы юеш чәчкә сылыйбыз: башта – төпләренә (җиңелчә генә массаж ясаган кебек), шуннан – бөтен чәчкә. Чәчләрне җылы сөлге белән урап, 40 минут тотабыз. Масканы җылы су белән юып төшерәбез (шампунь кулланмаска да мөмкин).  Аны беренче тапкыр ясауга ук чәч төпләре артык майланмый, баш тиресе күзәнәкләре  әйбәтрәк сулый башлый, чәчләр куерып, матураеп кала.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев