Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көтелмәгән борылыш: Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар (ВИДЕО)

Шушы көннәрдә Балтачта Илсөя Бәдретдинова концертында бик кызык хәл булган. Илнур исемле ир-ат җырчыга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Тәкъдимгә җырчы нәрсә дип җавап биргән? Үзеннән сораштык. - Илнурны мин хәзер танып беләм инде, ул ел да концертларыма килә һәм ел саен махсус миңа багышлап матур шигырь иҗат итә. Быел да...

Шушы көннәрдә Балтачта Илсөя Бәдретдинова концертында бик кызык хәл булган. Илнур исемле ир-ат җырчыга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Тәкъдимгә җырчы нәрсә дип җавап биргән? Үзеннән сораштык.

- Илнурны мин хәзер танып беләм инде, ул ел да концертларыма килә һәм ел саен махсус миңа багышлап матур шигырь иҗат итә. Быел да чираттагы иҗат җимешен матур фотокәгазьдә бастырып, рамкага куеп алып килгән. Шигырьләренең матурлыгы?!

Илнур: "Миңа хәзер 50 яшь, нәрсәдән оялып торырга?! Кеше көлсә - көлсен, аларда бер эшем дә юк. Ник хисләрне яшерергә? Яратам сине, Илсөя!" - ди ул. Әлбәттә, зал алкышлый-алкышлый көлә, үземә дә кызык. Әмма ул кешенең әйткән сүзе ихлас икәне сизелә. "Аңлыйм, Илсөя, син минем белән яшәмиячәксең. Шуңа да мин Зөлфия белән яшим. Зөлфия мине ярата, ә мин сине. Әмма, теләгең булса, әйдә, безнең белән яшә. Хатыным каршы түгел. Зөлфия ашарга пешерер, мин синең керләреңне юармын. Керләрне кул белән, яхшы итеп юам", - ди. Кызык тормыш булыр иде ул: ашарга пешерүче бар, кер юуучы киемнәреңне юа, ә Илсөя акча эшли!

tulachi.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз видео Илсөя Бәдретдинова тәкъдим ясаганнар кияүгә чыгарга Көтелмәгән борылыш