Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Күршеләрнең бал кортлары чагып 19 казыбыз үлде, әни чак исән калды»

Балтач районының Кенәбаш авылында яшәүче Руфия Хөснетдинова хуҗалыгында 19 казны күршеләренең бал кортлары чагып үтергән. Хуҗабикә әлеге вакытта ялда икән. Социаль челтәрләрдә таралган видеоны исә аның туганы Зөфәр Муллагалиев төшергән.

– Әлеге бәла сеңлем йортында булды. Ул әни белән бергә яши. Үзе ял итәргә киткән иде. Аның кызы: «Зөфәр абый, өйдә булсаң, безгә тизрәк мен әле. Әбигә ярдәм кирәк. Саташа да башлады», – диде. Мин өйдә түгел идем. Казларны куам дип чәбәләнеп йөргән әнине дә чагып үтерә язганнар бал кортлары. Шәфкать туташын чакырдым. Ул беренче ярдәм күрсәткән, укол кадаган. Шуннан соң гына әнинең хәле бераз уңайланган. Кичке якта гына менә алдым. Әнинең битләре кып-кызыл булып шешкән иде. Бераз калтыранып торды. «Улым, җаным, беттек», – дип каршы алды мине, – диде Зөфәр Муллагалиев.

Карадуган авыл советы җитәкчесе Шамил Низамиевка шалтыраткач, мондый эшне бал кортлары эшли алдымы икән, дигән шиген белдергән иде. Зөфәр абый исә, монда бер шик тә була алмый, диде.

– Әниләргә төшкәч, кошлар торган сарайга кереп карадым. Алар коена торган зур тазлары тулы корт булганлыгын күрдем. Уң як күршеләребез дә кортлардан зыян күреп, чак үлемнән калганнар. Мондый хәлләр узган елларда булган иде инде. Күрше авылда кортлар атны чагып харап иткәннәр иде. Хәзер бал кортлары бик агрессив икән бит, – диде Зөфәр абый.

Бүген 25 казның алтысы бераз су эч башласа да, күзләре сукырайган.

Руфия ханым белән элемтәгә чыга алмадык. Юлда булгач, элемтә начар иде.

– Сеңелкәш бик борчылды, әлбәттә. 280 сумнан сатып алып үстергән казлар бит. Күпме хезмәт кергән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат та язган, – диде туганы Зөфәр абый.

Чыннан да бал кортлары чагып, терлекләр, кош-кортлар һәлак булырга мөмкинме? Тәҗрибәле умартачы  Шәүкәт Хәйруллин фикеренчә, мондый хәл булырга мөмкин.

– Бал корты чамасыз күп чакса, кеше дә үлеп китә ала, – диде ул. – Безнең төбәктә кортлар бик усал. Шуңа күрә аларны авылда тотарга киңәш ителми. Карпат, Карник токымнары йомшаграк холыклы.

Эш шунда ки, салкын көнне бал аертырга ярамый. Ә зыян күргән кешеләрнең күршеләре моны искә алмаган.

– Салкын көнне, гомумән, ояларга тыгылырга ярамый. Җылы көнне алар бал җыярга чыгып китә, оялары бушап кала. Калганнары да тыныч була. Ә ул кешеләр бөтен корт ояда булган вакытта бал аертканнар. Кортлар исә аны бик саклый. Шуңа күрә тыныч, матур көнне сак кына башкарырга кирәк эшләрне, – диде Шәүкәт Хәйруллин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X