Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Конституциягә төзәтмәләр илнең юридик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итә

Дәүләтнең Төп законында Россиянең хокукый суверенитетын ныгытачаклар.

Соңгы вакыттагы сәяси көндәшлек шартларында илебез үзен юридик яктан якларга тиеш. Бу фикерне «Татар-информ» корреспондентына  Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков әйтте, дип яза  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Без конкурентлы көрәш кискенләшкәнен күрәбез. Илләр, барыннан да элек, үз мәнфәгатьләре турында кайгырта башлый. Мондый геосәяси көндәшлек шартларында Россия дә, халыкара судларда йөрмәс өчен, юридик яктан акцентлар куярга тиеш», — дигән галим.

Һәрбер илнең территориаль бөтенлектә булырга теләве, шуңа күрә Россия территорияләрен тартып алуга юнәлтелгән теләсә нинди өндәүләр һәм гамәлләрне тыю турында төзәтмәләр кертү кирәкле гамәл булуы хакында әйткән Тузиков.

Фото: Салават Камалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев