Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Китап» радиосында халык әдәби әсәрләрне үзе дә сайлаша

Алмаз Миргаязов фикеренчә, радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, моңа кешенең физиологиясе әзер түгел.

«Китап» милли радиосы эфирында яңгыраячак әдәби әсәрләрне сайларга халык үзе булышачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» АҖ Телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйткән.

«Нинди әсәр тыңлыйсыгыз килә, дип социаль челтәрләрдә сораштырып була. Хәйләкәр сораштыру, турыдан-туры сораштыру бар. Шунысына иманым камил: „Китап“ радиосында ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль әсәрләр укылырга тиеш. Анда бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газетта-журналларда чыккан кызыклы әсәрләр булырга мөмкин», — дигән радио җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, «Ак чәчәкләр» романыннан өзекләрне дә «Китап» радиосы өчен яраклаштырылган форматта бирергә була. «Ул бестселлер, кайчан укысаң да актуаль. Билгеле, тулы романны укып чыга алмыйбыз, радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел. Аннан музыкаль паузадан соң, шул ук әсәрнең тагын икенче өзегенә әйләнеп кайтырга мөмкин», - дигән Алмаз Миргаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев