Социаль челтәрләрдә кәбестәгә бәяләрнең үсеше белән бәйле рәвештә күпсанлы комментарийлар пәйда булды. Хәзер кибетләрдә бер килограмм кәбестә өчен 120 сумга кадәр сорыйлар. Димәк, уртача зурлыктагы бер кәбестә күчәне 200-250 сумга төшә. Ритейлерлар моны узган ел кәбестә уңышының түбән булуы белән аңлаттылар.
— Бәяләрнең үсүе запасларның кимүе белән бәйле, чөнки узган ел кәбестә уңышы начар булды, - дип билгеләде эре ритейлерлар. Шулай ук сезон арасында кәбестәне Казакъстан һәм Үзбәкстаннан кайтарулары турында сөйләделәр, тиздән яңа уңыш кайтара башлаячаклар һәм бәяләр тотрыкланачак, дип ышандыра алар.
Нет комментариев