Кармыш авылында Габдуллиннар 80 үрдәк үстергән
Белеп торыгыз

Кармыш авылында Габдуллиннар 80 үрдәк үстергән

Кармыш авылыннан Айрат һәм Эльмира Габдуллиннар хуҗалыгында октябрь башларында өмәләр башланырга тора.

Габдуллиннар июль ахырларында бер айлык 80 үрдәк бәпкәсе сатып алганнар. Иртә яздан 50 бройлер чебие алып үстереп суйганнар. Аннан соң алар урынын үрдәкләр алган.

Уңган хуҗалар элек елларда үрдәкләрне 20-30ны гына үстерсәләр, быел баш санын арттырганнар. Кошларны эшкәртергә туганнар, күршеләре, хезмәттәшләре булыша.


Нет комментариев