Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Каенкай” балалар бакчасында юл хәрәкәте турында видеомөрәҗәгать әзерләгәннәр

“Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәгез! Үзегезнең һәм тирә-яктагы кешеләрнең гомерләрен саклагыз!”. Чирмешәннең “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар юл хәрәкәтендә катнашучыларга видеоязма аша шулай мөрәҗәгать иттеләр.

Зурлар төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар, тәрбиячеләре Римма Гайнуллина белән бергә, “Юлда куркынычсызлык таләпләрен үтәү” видеомөрәҗәгате әзерләгәннәр.

- Язмада куркынычсызлык каешларын, махсус балалар тоту җайланмасын куллану, җәяүлеләр өчен киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булу мөһимлеге, светофорның ничек эшләве, юл тирәсендә уйнарга ярамаганлыгы, мәктәпләр, балалар бакчалары тирәсендә машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәклеге турында сөйләдек, - ди тәрбияче Римма Гайнуллина. – Узган ел ахырында балаларга махсус театральләштерелгән тамаша да күрсәттек. Уен аша алар кагыйдәләрне яхшырак истә калдыра.

Римма Гайнуллина фотолары һәм видеосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев