Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Изгелекләр эшләргә ашыгыгыз

18 июньдә мөбарәк рамазан аена аяк басабыз. Барлык айларның изге солтаны булган Рамазан гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, аны күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Исламда ураза тоту - көн яктысында, ягъни кояш чыкканнан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси якынлык кылудан тыелып торудан гыйбарәт. Мөселманнарга ураза тоту Коръәни Кәримдә кушылган. Әхлакый...

18 июньдә мөбарәк рамазан аена аяк басабыз. Барлык айларның изге солтаны булган Рамазан гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, аны күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае.

Исламда ураза тоту - көн яктысында, ягъни кояш чыкканнан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси якынлык кылудан тыелып торудан гыйбарәт. Мөселманнарга ураза тоту Коръәни Кәримдә кушылган.
Әхлакый яктан караганда, ураза кешене гөнаһлардан арындыра, гәүдә ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән тыелып тору нәтиҗәсендә үз игътибарын дингә юнәлдерергә, уйланырга һәм хәерле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга булышырга мөмкинлек бирә.
Мөселман ашау-эчүдән формаль рәвештә тыелу белән генә чикләнмичә, уразаның эчке мәгънә-
сенә дә игътибар итәргә тиеш. Күзләрне тыелган нәрсәләргә карау­дан, телне буш, мәгънәсез сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән, бәхәсләрдән, колакларны башкаларның гайбәт сүзләрен, сүгенүләрен ишетүдән дә сакларга кирәк. Куллар тыелган нәрсәләргә кагылмаска, аяклар гөнаһ кылына торган җирләргә бармаска тиеш. Һәм тагын, сәхәрдә һәм ифтарда ашала торган ризыгың хәләл булу шарт. Ураза вакытында ачлыкны һәм хәлсезлекне сизү иманлы кеше өчен игелек кенә.
17 июль - шәвәл аеның беренче көнендә иң зур бәйрәмебезнең берсе Ураза гаетен билгеләп үтәбез.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ураза

2
X