Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иске Үтәмештә һәйкәл тирәсе чәчәкләргә күмелә

Иске Үтәмеш мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган һәйкәл тирәсен ел әйләнәсе тәртиптә тоталар.

-Бөек Җиңү көнендә генә түгел, авылыбыздагы һәйкәл тирәсе һәрвакыт чиста, - ди мәктәп директоры Руфия Хөснетдинова. - Аның сукмагына кыш көне дә кар төшермәскә тырышабыз. Укучылар чиратлап кар көрәсәләр, яз, җәй, көз айларында аның тирәсен чистартып торалар.

Берничә ел элек, һәйкәлне ремонтлаганда, яу кырында ятып калганнар исемлеге янына сугыштан кайтып, тыныч тормышта вафат булган авылдашлары исемлеге язылган стела дә урнаштырылган. Әлеге стелада - мемориаль тактада искеүтәмешлеләрнең генә түгел, Иске Сережкино һәм Урманасты Үтәмеш авыллары  ветераннарының да исемнәре урын алган.

Һәйкәл тирәсе җәй көне чәчәкләргә күмелә. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре монда һәр елны иртә яздан чәчәкләр утырта, алар көзгә кадәр бу тирәгә ямь биреп торалар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев