Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иске Кадида туган якташыбыз, күренекле галим Җәмил Зәйнуллин вафат булган

Көнчыгышны өйрәнү институтының беренче директорын иртәгә соңгы юлга озатачаклар.

КФУның Көнчыгышны өйрәнү институтының беренче директоры, күренекле тюрколог Җәмил Зәйнуллин иртәгә җирләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан федераль университетының матбугат үзәге хәбәр итте.

«Аның васыяте буенча, рәсми хушлашу мәрасиме үткәрелмәячәк», — дип сөйләделәр.

Искәртеп үтик, Җәмил Зәйнуллин озак вакытка сузылган каты авырудан соң вафат булды.

Габделҗәмил (Җәмил) Габделхак улы Зәйнуллин — филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1946 елда Чирмешән районы Иске Кади авылында туган. Ташкент дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлаган. 1994 елдан Казан дәхләт университетының татар теле һәм тарихы факультетының көнчыгыш телләр факультеты мөдире. 2000-2001 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының Көнчыгышны институтының беренче директоры. Татар телендәге дини хезмәтләрне өйрәнгән белгеч, гарәп һәм фарсы теллләрен өйрәнү буенча методик кулланмалар авторы.

Подробнее: tatar-inform.tatar

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев