Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ирләр яшәгән бүлмәдә бу гөлне үстермәгез!

Күпләр яраткан бу матур гөл өйдә көчле затлар булганын яратмый, ә менә хатын-кызның матурлыгын арттыра икән.

Ләкин бик йомшак холыклы, тиз бирешүчән хатын-кызларга да аны өйдә тотарга киңәш ителми. Ул аларны тагын да йомшаграк ясаячак.

Бу гөл – орхидея. Халыкта аның хакында күп сынамышлар бар. “Ирләрне куучы” бу гөлне көчле затлар бик аз вакыт уздырган бүлмәдә генә үстерергә кушалар.

Сынамышларга ышансак, орхидея беренче хуҗасына бик “бәйләнә” икән. Әгәр аны башка кешегә бирсәләр, ул яңа хуҗасына күңелсезлекләр алып килергә мөмкин, ди. Өйдә талашулар башланачак, имеш.

Орхидеяны “кара көчләр” белән көрәшүче дип тә саныйлар.

Көйсезгә әйләндегез, күп нәрсәгә ачуыгыз килә, үзегезне начар хис итә башладыгызмы? Моның сәбәпчесе дә орхидея булырга мөмкин. Алар кешедән энергия суыра, дип ышандыра кайбер белгечләр.

Кыскасы, әгәр сез сынамышларга ышана торган кеше икән, бу гөлне өйдә тотмавыгыз хәерле.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев