Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көнбагышны көн дә ашамагыз!

Көнбагыш чиртергә яратмаган кеше бар микән? Булса да, сирәктер. Тик менә белгечләр бу азыкны көн дә ашауның организм өчен зыянлы булуын ассызыклый.

Көнбагышны көн дә ашаганда ашказаны белән проблемалар килеп чыгуы бик ихтимал, дип кисәтә эндокринологлар.

Бу продуктның югары калорияле булуы белән бәйле икән. Көнбагышның 100 граммында 50 граммнан артыграк май бар! Әгәр дә сездә гастрит, яки ашказаны җәрәхәте булса, көнбагыш бу авыруларны кискенләштереп җибәрә.

Эндокринологлар көнбагышны шоколад ашау белән бер рәткә куя. Алар әйтүенчә, бу ике продуктның калорияләре бер төрле. Димәк, кичләрен көнбагыш чиртеп утыручылар үзләре дә сизмәстән артык килограммнар җыя.

Ә менә көнбагыш ашау нәтиҗәсендә аппендицит белән проблемалар килеп туа, дигән сүзләр уйдырма, ди белгечләр.

Көнбагыш яратучылар игътибарына тагын бер мәгълүмат: аны кыздырып ашау киңәш ителми, чөнки кыздырганда канцерогеннар (агулы матдәләр) барлыкка килә.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев