Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Илсөя "Яратам" дип фотога төшкән ир турында аңлатма бирде

Инстаграм заманында яшибез, җәмәгать, шуны актарып утырам әле. Әнекәем, бусы кем тагын? Илсөя Бәдретдинова ич бу! Кара син аны бик таза бер мужикның күкрәгенә башын салган. Әллә кияүгә чыгарга җыенамы? Тукта, тукта гайбәткә чумганчы җырчының үзенә шалтыратыйм әле. Илсөя Пермь якларында гастрольдә икән, алай да Матбугат.ру сорауларына җавап бирергә вакыт...

Инстаграм заманында яшибез, җәмәгать, шуны актарып утырам әле. Әнекәем, бусы кем тагын? Илсөя Бәдретдинова ич бу! Кара син аны бик таза бер мужикның күкрәгенә башын салган. Әллә кияүгә чыгарга җыенамы? Тукта, тукта гайбәткә чумганчы җырчының үзенә шалтыратыйм әле. Илсөя Пермь якларында гастрольдә икән, алай да Матбугат.ру сорауларына җавап бирергә вакыт тапты.


- Илсөя Бәдретдинова инстаграмда кемнең күкрәгенә башын салган икән, дип бөтен җир шары шау-гөр килә. Кешенең башка эше юк бит хәзер, сине генә тикшерәләр.

- Әйе, әйе. Бу инстаграмдагы егет Артур исемле, бертуган Лилия апамның улы ул.

- Артурның күкрәгенә башыңны куеп, юри шулай төштеңме? Кешеләр чыгырларыннан чыксын әле, дип.

- Юри төшмәдем. Минем итәктә үсте ул бала. Авылга кайткач: "Син мине үстердең, үзең чебеш хәтле генә калгансың инде", - дип миннән көлеп тора бу. Мин аның күкрәгенә башымны куйдым. Шуны бертуган апай карточкага төшерде. Мин шунда ук инстаграмга куйдым. "Яратам" дип тә яздым, шул сүз халыкка җитә калды.

- Артур нәрсә белән шөгыльләнә?

- Нефтяник. Шәп кенә племянник. Өйләнмәгән.

- Өйләнергә җыенмыймы соң, нинди кызлар сайлый?

- Кем белгән инде, безгә яхшы килен кирәк әлбәттә. Кем начарны теләсен.

- Яхшы киленне ничек сайларга соң? Синең аңа киңәшләр биргәнең бармы?

- Белмим, мин алай үземне киңәш бирерлектер дип уйламыйм. Яшьләр үзләре акыллы хәзер. Ул бик акыллы егет. Разберется.

- Синең дә тормышка чыгасың киләме?

- Тормышка чыгасым килми, дисәм ялган була. Ялганлый белмим. Ул темага уйларга иртәрәктер дип уйлыйм.

- Кайчан уйлый башлаячаксың?

- Үз вакыты җиткәч.

- Кырыеңда ниндирәк ир-егет булырга тиеш?

- Кеше булсын, яхшы булсын.

- Сине яратучы, чык миңа кияүгә диючеләр бармы?

- Ир-атлар игътибар итми, дип әйтсәм, ялган булыр иде. Кияүгә чык, - дигән кеше юк.

- Очрашып йөри торган кешең бармы?

- Очрашып йөри торган кешем юк.

- Әгәр дә кияүгә чыксаң улың ул ирне кабул итәрме икән?

- Кем белгән инде аны.

- Улың көнләшмәсме? Андый очракларны да беләм.

- Гаиләдә андый сүзнең гомумән булганы юк. Шуның өчен мин аның реакциясен дә белмим. Бу темага берни дә әйтә алмыйм.

- Сине эт итеп сүгәләр, бу сүгүләргә ничек карыйсың?

- Башка сыймаслык ямьсез әйберләр язалар. Этләр белән эт булып түбәнчелеккә калмыйм, андый нәрсәгә югарыдан карыйм. Нишләтәсең, начар кешеләр булмый, бәхетсез кешеләр була. Кешенең үзенең шәхси тормышы булмаска мөмкин һәм ул кешене сөйләгәндә үз проблемаларын онытып тора. Ул яктан да мин ярдәм итәм дигән сүз. Әйдә, сөйләсеннәр. Кемне дә булса сөйләргә тиешләр бит инде. Мин беркемгә начарлык теләмим, беркемгә зыян эшләгәнем юк. Инстаграмда миңа бик ямьсез текстлар язып җибәрәләр: "Сезгә дә хәерле көн, матур, уңышлы булсын!" - дип язып җибәрәм. Аннары тагын ямьсез әйбер язалар. Мин яңадан берәр матур сүз язам. Аннары туктыйлар. Әби үстерде, ул: "Эт белән эт булып булмый, кешегә әз генә елмаеп дәшәргә кирәк", - диде. Төрле фактор булырга мөмкин, бәлки аның бик зур кайгысы бардыр, аңа эчке халәтен чыгарырга кирәктер. Мин дә аның белән этләшеп ята алмыйм, мин ул кешене шәхсән белмим. Ул кешеләр дә мине белмиләр. Тормышта бер тапкыр да күрмәгән кешеләр минем хакта шуның кадерле начар әйберләр язып ята. Моны акылсызлык дип атыйм.

- Ник алар эшәке сүзләр генә язалар соң?

- Белмим. Просто бәхетсез. Ул бит үзе дә нигә шулай язганын аңламый. Битараф түгел, мин аларга да рәхмәтлемен. Рәхмәт, вакытларын сарыф итеп мине чәйнәп утыралар икән.

- Шушындый сүзләрдән соң еламыйсыңмы?

- Елаган чаклар күп булды, хәзер сүрелдем. Кешедән курка торган туным тузды, 40ка якынлашам әкрен генә Аллага шөкер. Үземә әйткән бөтен сүзне дә күтәрәм, улыма начар әйберләр язалар менә анысын күтәрә алмыйм.

- Ул чакта нишлисең?

- Рәнҗим. Бик каты иттереп күңелемә бәрә.

- Бу гайбәт кортлары кеше рәнҗешеннән курыкмыйлар микән?

- Кем белгән. Улыма да бик ямьсез әйберләр язалар. 14 яшьлек бала ул. Яши генә башлаган вакыты, шуның хәтле пычрак сүзләр язалар, хәйран калам.

- Улыңа тәэсир итәме?

- Укытмаска тырышам. Хәзер интернет заманасы, кайберләрен укый. Аңлатам: "Улым, шундый кешеләр дә була, нишләтәсең инде. Эшем белән бәйле. Мине яратмыйлар, автоматически әтиеңне дә яратмыйлар, бәлки шуның өчендер дә", - дим. Ул бик акыллы, төпле бала, аңлый.

- Сөбханалла. Моннан 14 ел элек үзеңнең бик нык популяр булуыңны белдеңме?

- Юк. Мин бүген дә бик каты популяр дип әйтмәс идем, нормально, гап-гади.

- Моннан күп еллар элек мин синнән интервью алган идем: "Сиңа Илфак кебек ир-атлар ошыймы, гәүдәсе?" - дип сорагач: "Бөтенләй мондый ирләр ошамый, спортивный егетләр ошый", - дидең. Газетага бирер алдыннан бу сүзләрне Илфак сызды: "Бер җүләре сорау биргән, икенче җүләре шуңа җавап биргән", - дип. Әле дә спортивный егетләрне яратасыңмы?

- Алай дип әйткәнемне хәтерләмим.

- Онытылгандыр.

- Спортивный ирләр кемгә ошамый инде ул?

- Бөтен хатын-кызларгадамы?

- Бөтен хатын-кызлар өчен дә җавап бирә алмыйм. Үзен караган, спорт белән шөгыльләнгән, чиста, пөхтә, итагатьле кеше ул бөтен кешегә дә ошый.

- Син бик чибәр, гәүдәң таң калырлык, битләрең сөбханалла. Моның белән махсус шөгыльләнәсеңме?

- Кулдан килгәнчә, эшемнең бер кисәге бит ул.

- Безгә дә бер-ике серен әйт әле.

- Диетада утырам дип әйтә алмыйм. Бөтен әйберне диярлек ашыйм. Организм баллы әйберне кабул итми. Кызыгып ашап карыйм, күңелем болгана башлый. Гомеремдә дә чәйгә шикәр салып эчкәнем юк. Вареньелар, шоколадлар андый әйберләрне бөтенләй ашый алмыйм. 55 киломын. Ике ел элек 48 килога калган идем, хәзер нормальләштем.

- Спорт белән ябыккан, диләр?

- Юк, алай ябыкмадым. Спорт миңа тонус өчен кирәк. Кулдан килгәнчә шөгыльләнәм, яшермим.

- Таза Илсөя әйбәтрәк иде, диючеләр дә бар.

- Бик әйбәт, нишләтәсең, һәркемнең үз фикере. Кемгәдер ошарга тырышып яшәмим, үземә ничек ошый, шулай яшим. Яраталармы, яратмыйлармы һәркемнең шәхси эше.

- Пермь якларында нишлисең?

- Эш-юл, юл-эш, гел шулайга күчте. Алла боерса майга хәтле эшләп алырга иде.

- Акча сиңа концертлардан гына керәме?

- Әлбәттә. Улымны ашатырга, үстерергә кирәк. Аллага шөкер, квартира түләнеп бетте. Машина да аласы килә, башкасын да. Әле бит яши башлаган гына вакыт.

- Җәяү йөрисеңме?

- Җәяү, такси, төрле транспорт чарасы белән йөрим.

- Таныйлармы?

- Таныйлар. Сөйләшәбез, исәнләшәм. Базарга да барам, нәкъ шундый ук кеше, чөгендер, бәрәңге дә сатып алам, башкалар белән бер рәттән чиратта да торам. Базардагылар хәйран калалар: "Сездә моннан ашыйсыз моны?" - дип. Артистларны кайда ашый дип уйлыйлар икән?

- Базарга килгәч: "Илсөя Бәдретдинова килгән!" - дип чыш-пыш китәме?

- Төрле чак була. Таныганнары таный, сөйләшкәндә сөйләшәм. Үземнең ала торган апаларым бар.

- Илсөя, үпкәләмә инде, шушы сорауны да бирәсем килә, Илфак белән нәрсәгә аерылыштыгыз? Һаман әйтмисең?

- Кирәк тә түгел. 30 майда Илфакның үлгәненә бер ел була, рухы оҗмахта булсын. Бер нәрсә сөйлисем килми.

- Сагынасыңмы?

- Сагынам!

matbugat.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Илсөя яратам дип фотога төшкән ир турында аңлатма бирде Илсөя Бәдретдинова

2
X