Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Илсөя Бәдретдинова: «Минем узып баручы бу елны сызып атасым, онытасым ки­лә»

Илсөя Бәдретдинова, җырчы: - Минем узып баручы бу елны сызып атасым, онытасым ки­лә. Татар дөньясына ул бик күп югалтулар алып килде. 2017 ел минем ел иде югыйсә, Әтәч елында туганмын. Әллә былтыр яңа елны авырып каршылаганга, уңыш, сөенечләр вәгъдә иткән ел киресенчә булды. Шөкер, улым исән-сау. Концертларыбыз гөрли. Быел беренче...

Илсөя Бәдретдинова, җырчы:

- Минем узып баручы бу елны сызып атасым, онытасым ки­лә. Татар дөньясына ул бик күп югалтулар алып килде. 2017 ел минем ел иде югыйсә, Әтәч елында туганмын. Әллә былтыр яңа елны авырып каршылаганга, уңыш, сөенечләр вәгъдә иткән ел киресенчә булды.

Шөкер, улым исән-сау. Концертларыбыз гөрли. Быел беренче тапкыр Екатеринбург, Пенза, Самара өлкәләренә чыктык. 100 өстәмә концерт бирергә җыенабыз. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында да эшләргә туры килә. 31 декабрьгә дә чакырганнар иде, ләкин бер заказны да алмадым. Яңа елны улыма багышлыйсым килә. Бер елны сәгать 12не сукканда, шаярып кына, салфеткага теләк язып, аны яндырып, шампан шәрабенә салып эчкән идем. Ни хикмәт, барлык теләкләр дә тормышка ашты. Кеше нәрсәгә мохтаҗ, яңа ел аңа шуны алып килсен. Кемгәдер - бала, кемгәдер - мәхәббәт, кемгәдер - акча... Шөкер итеп яшәргә язсын иде. Үзем йокыдан уянам да, Аллага шөкер, исән дим, әйдә дөньяны бизәп кайтыйк әле дип чыгып китәм. Омтимист кешеләр белән генә аралашасым килә. Зарланганны яратмыйм. Авыр заманада яшәмибез бит. Сәламәтлектән аермасын.

shahrikazan.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Илсөя Бәдретдинова Минем узып баручы бу елны сызып атасым онытасым килә