Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гөмбә тозлау

Тозланган гөреҗдә (грузди) бик күп­ләрнең яраткан ри­зыгы.

Әзерләр өчен кирәк: 10 кило – яңа җыелган гөреҗдә,  тоз – 400 грамм, укроп (сабаклары) – 4-5 данә, керән тамыры – 20 грамм, сарымсак – 2-3 данә, хуш исле борыч – 10 грамм, дафнә ­яфрагы – 10 данә.

Гөреҗдәне тозлар өчен, гөмбәләрне араларга, чис­тартырга һәм 2-3 көн салкын суга салып торыр­га кирәк, суны тәүлеккә бер тапкыр алыштыру зарур. Әзерләнгән гөреҗдәләрнең өстенә тоз сибеп һәм тәмләткечләр түшәп, яхшы итеп юылган һәм стерильләштерелгән савытка (мичкә, банка) тезеп тутырырга. 

Аннары гөмбәләрне кайнатып чыгарылган тукыма белән томаларга, өстенә юылган һәм кайнаган су белән коеп чайкатылган агач түгәрәк бастырык һәм җиңел берәр әйбер куярга.

Гөреҗдәләрне салкын урынга урнаштырырга. Гөреҗдәләр басылып утыргач, аларга яңасын өстәргә. Күгәрек булмасын өчен, карап-күзәтеп торырга кирәк. Әгәр андый таплар барлыкка килсә, тукыманы алыштыру, ә агач бастырыкны яхшы итеп юу зарур.

Гөмбәләрдә тозлык бармы икәнлеген 5-6 көннән соң тикшерергә, әгәр ул аз булса, бастырылган авырлыкны арттырырга. Тозлы гөреҗдәләр 1-1,5 айдан әзер була.

Чыганак

Фото: Лилия Саттарова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев