Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Газ санагычы күрсәткечләрен ник телефон аша хәбәр итәбез? - ди чирмешәнле

Соңгы вакытта газ өчен түләгәндә буталчыклар килеп чыга башлады. Абонентларга һәр айның 3 нче числосыннан 25 енә кадәр санагычтагы күрсәткечне телефон аша газ хезмәтенә хәбәр итәргә кушалар. Бу уңайсызлыклар тудыра. Еш кына, шалтыратканда, телефон линиясе дә буш булмый.

Тиздән газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү вакыты җитә. Бу чаралар үткәрелгәннән соң “Техосмотр” квитанциясе урынына “Техобслуживание”га түләү кәгазе бирәләр. Соңгысына никтер күбрәк түләргә кирәк. Шул сорауларга җавап аласы килә.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Бу хатка район газ хезмәте начальнигы Илгизәр Минхановның җавабы мондый: “20 нче числога кадәр газ санагычларының күрсәткечләрен хәбәр итү - халыкка җайлы булсын өчен кертелгән яңалык. Хезмәткәрләр, тапшырылган күрсәткечләр буенча санап, квитанцияне тутырып җибәрәләр, хуҗаларга кабат исәпләп торырга кирәк булмый, анда язылган сумманы гына түләргә. Ә техник хезмәт күрсәтүгә килгәндә, бездә “Техосмотр”, дигән нәрсә юк, бары - “Техобслуживание” генә. Техник хезмәт күрсәтү квитанцияләре почта аша таратылмый, алар әзер булгач, аларны үзебезнең хезмәткәрләр берничә көн эчендә таратып чыга. Шуның өчен ул слесарь тикшереп киткәнче дә килергә мөмкин. Аны алдан түләп куярга да мөмкин, слесарь барыбер килеп, җиһазларны карый, хезмәт күрсәтә. Газ миченең, плитәнең маркасына карап түләү суммасы да төрле була, ә ике контурлы газ казаннарына без хезмәт күрсәтмибез.”

Фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев