Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә киң колачлы үзгәреш зарур

Республикада яшьләргә белем бирү өчен D-Dline платформасы старт ала.

Яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы гаммәви коммуникацияләр өлкәсенә киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш кертергә мөмкинлек бирәчәк. «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Безнең җәмгыятьтә барган вакыйгалар (бигрәк тә цифрлаштыру өлкәсендә) гаммәви коммуникацияләр тармагында аеруча төгәл һәм ачык чагылыш таба. Хәзер без киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашып киләбез», - диде Айдар Сәетгәрәй улы.

Ул хәзер журналистикага яхшы яза һәм цифрлы мохиттәге барлык алымнарны куллана белүче кешеләр килүен билгеләп үтте.

«Әлеге проектның безгә кадрларны яңадан укытырга, шулай ук тормышыбызда бара торган барлык иҗтимагый процессларны ачык һәм тулы күләмдә яктырту өчен яшь һәм талантлы журналистлар табарга мөмкинлек бирәчәгенә өметләнәбез», - дип искәртте спикер.

D-Dline – республика яшүсмерләре һәм яшьләре өчен беренче медиаэкосистема. D-Dline белем бирү медиаплатформасын Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев