Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе бу хакта ТР Милли музеенда Россия Матбугат көненә багышланган бәйрәм чарасында әйтте, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

«Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен илкүләм проектларны иң яхшы яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыга.«Татмедиа» да, журналистлар корпусы да хуплар дип ышанам. Бу журналистларны шушы тематикага тагы да зуррак кызыксынуы уянуга этәрер дип уйлыйм», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бәйгегә  йомгакны 2020 ел ахырында Дәүләт Советында ясамакчылар. Анда республика  һәм федераль массакүләм чараларын гына түгел, район-шәһәр  журналистларын да катнаштыру күздә тотыла.

Парламент башлыгы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән бу илкүләм проектларның кыйммәте зур булуын ассызыклады. «Совет чорында да, совет чорыннан соң да ил территориясен тәртипкә китерү буенча мондый проектлар булганы юк иде. Бу тормышны җиңеләйтү, яңарту өчен бик зур шанс», - диде һәм Татарстанга 53 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртте.

Проектларны гамәлгә ашыруда халык теләктәшлеге, ризалыгы булуда ул массакүләм мәгълүмат чаралары роле зур булуын әйтте. «Проектлар нәтиҗәсендә, һәр авыл, район, шәһәрдә тормыш шартлары яхшырачак, яңарачак. Журналистлар бу хакта яза, сөйли ала. Тапшыруларда бу хакта сөйләнергә тиеш. Илкүләм, республика проектлары ничек гамәлгә ашырылуын тоярга кирәк», — диде Татарстан парламенты җитәкчесе.

фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев