Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Экология» илкүләм проекты буенча республикада 2,5 мең гектарда урман утыртылды

Бер ел эчендә 1770 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылды.

Узган ел Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. Әлеге мәгълүматны ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов җиткерде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

 

«2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман яңартылды. Шул исәптән 1770 гектарда ясалма урман утырту үткәрелде. 36 гектарда катнаш урман утырту, 542 гектарда табигый үсешенә булышу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте  әңгәмәдәш.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алган мәгълүматлар буенча, 2018 елда урманнарны киселгән, черегән агачлардан һәм чүп-чардан арындыру мәйданы 2598 гектар тәшкил итте, һәлак булган урман агачлары мәйданы 1128 гектар иде, дип өстәде ул. Шул ук вакытта «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман агачлары мәйданына карата» максатчан индикаторы 2019 елда 67,5 процент булды, бу планның 108 процентын тәшкил итә.

2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру максатында федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн сум.

Бу акчага 4,8 мең гектар мәйданда урман утырту һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн үсенте үстерү планлаштырыла. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максаты – урман утырту һәм урман чистартуны 2024 елда 100 процентта башкару. Ике максатчан индикатор билгеләнгән. Алар: «Урман утырту һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган агачлар мәйданына чагыштырмасы» (процентларда - Т-и иск.) һәм «Уман янгыннарыннан килгән зыян» (миллион сумнарда – Т-и иск.).

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев