Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр ришвәтчелеккә, “күчтәнәч” бирүгә каршы

Ришвәтчелек – бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе. Аны халык телендә “калым”, “чумара” дип тә йөртәләр. Ришвәтчелек ул шундый күренеш, аның ничек барлыкка килүе һәм югалу серләрен бүгенге көнгә кадәр беркем дә ача алмаган. Тик ул, киң колачын җәеп, кемнәрнеңдер йөрәгенә яра салып, ил буйлап атлап килә бирә.

Ришвәтчелек күренешләре белән без кайларда очрашабыз, аны җиңеп буламы? Газета укучыларыбызга да шул сорауны бирик әле.

Гөлнур Сибгатуллина (Бәркәтә): - Шәхсән үзем ришвәтчелек белән очрашканым юк. Ә менә күчтәнәч бирергә туры килә. Кеше биргәч, миңа да шулай кирәктер дип уйлыйбыз. Бу начар гамәл белән көрәшергә кирәк, аны җиңеп буладыр. Бирүче булмаса, алып булмый.

Вера Тимофеева (Югары Кармалка): - Илебездә ришвәтчелек бар һәм ул җәмгыятькә куркыныч тудыра. Ул авыру кебек, аны дәвалау өчен дөрес диагноз куярга, тамырын табарга кирәк. Ришвәтчелектән гади кеше зыян күрә. Кемдер карьера баскычыннан күтәрелү өчен, икенчеләр яхшы дәва алырга теләп, акча “төртә”. Аның белән көрәшергә, балаларга да бу юлга басмаска кирәклеген аңлатырга кирәк.

Гүзәл Портнова (Чирмешән): - Дөрес, үземнең мондый хәлдә калганым юк. Тик шулай да ришвәтчелекне җиңеп була дип уйлыйм, ул һәр кешенең үзеннән тора. Ришвәтчелек “алучы” белән генә түгел, ә “бирүче” булганга да яши.

Җәмилә Гатина (Туймәт): - Больница юлларында бик күп йөрсәм дә, Аллага шөкер, ришвәтчелек белән очрашырга туры килмәде. Бирмәсәң, ала алмыйлар. Халык арасында, хәзерге заманда бар проблеманы да акча хәл итә, дип уйлаучылар да бар. Кайберәүләр “Майламасаң, таба купмый” дигән девиз белән яши.

Кадрия Гамирова фотосы

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев