Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр май бәйрәмнәрдә дүртәр көн ял итәчәк

28, 29,30 апрельдә һәм 1 май көнне (якшәмбедән чәршәмбегә кадәр) Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан ял итәбез.

Аннан Җиңү бәйрәме белән бәйле – 9, 10, 11 һәм 12 майда  (пәнҗешәмбедән  якшәмбегә кадәр) дүрт көн рәттән ял, шуның өстәвенә  8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Апрельнең соңгы эш атнасы  - алты көнлек. 2024 елда шимбә ялын, 27 апрельне, дүшәмбегә, 29 апрельгә күчерделәр.  Димәк, шимбә көнне дә эшлибез. Әлеге күчерү хисабына  1 Май бәйрәмнәре өзелми, дүрт көн рәттән була, 2 майда эшкә чыгабыз.

Беренче  эш атнасы  ике көн генә, җомгага кадәр генә дәвам итә, аннан соң стандарт ял көннәре - шимбә, якшәмбе (4 һәм 5 май). Эшкә 6 майда, дүшәмбе көнне чыгып, 8 майга көнне дә эшлибез. Җиңү бәйрәменнән соң тәүге эш көне – 13 майда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев