Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр балалар өчен айлык түләүләрне вакытыннан алда алачаклар

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанда яшәүчеләргә, гадәттәгечә, декабрь аенда балаларга һәм йөкле хатын-кызларга айлык түләүләрне вакытыннан алда бирәләр. Кредит учреждениеләре аша ярдәм чаралары алучы гражданнарга түләү графиктан иртәрәк күчереләчәк.

Балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен түләүләр:

29 декабрьдә бәйрәм эшләми торган көн булу сәбәпле, 2023 елның 3 гыйнварында алучылар счетына түбәндәге айлык түләүләр утырачак:

-иртә срокларда исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга;

-8-17 яшьлек балалар өчен;

-яшь ярымга кадәр баласы булган эшләмәүче ата-аналарга;

-хәрби хезмәткәрләрнең балаларына.

“Россия Почтасы” бүлекләре аша айлык түләүләрне алучыларга декабрь ае өчен пособиеләр түләү график буенча 2023 елның 3 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр башкарылачак.

Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр:

Кредит учреждениеләре аша пенсияләрне түләү билгеләнгән график буенча – 2023 елның 12 гыйнварыннан башкарылачак.

“Россия Почтасы” бүлекләре аша пенсия һәм социаль түләүләр гадәти график буенча башкарылачак. Элемтә бүлекләре республикада түләү чоры белән бер үк вакытта, почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә ачылачак.

-Безнең районда 5765 пенсионер яши, шуларның 1349ы - эшләүчеләр. Гыйнвар ае өчен картлык буенча иминият пенсияләре эшләмәүче пенсионерларга индексацияләнгән күләмдә түләнәчәк. 2023 елның гыйнварыннан индексация суммасы 4,8% дәрәҗәсендә билгеләнгән, - диде район клиентлар хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ирина Разукова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев