Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә “ышаныч тартмаларына” ышанмыйлар

Ел саен, 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

-Әлеге датаның төп максаты - барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү, - ди район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин. - Ришвәтчелекне хакимият органнары, мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек бергә эшләгәндә генә җиңеп булачак. Әмма халык бу проблемага битараф. Район хакимияте һәм күпфункцияле үзәк биналарында инде берничә ел "ышаныч тартмалары" эленеп тора. Аларны даими ачып, тикшереп торсак та, тартмаларда ришвәтчелек белән бәйле шикаятьләр булганы юк. "Халык контроле" сайтында да коррупциягә каршы көрәш буенча бүлек бар. Теләге булган һәркем, анда кереп, ришвәтчелек белән бәйле очраклар турында аноним рәвештә хәбәр итә ала. Кызганыч, безнең районда бу хезмәттән дә файдаланучылар юк диярлек. Коррупциягә бәйле сораулар белән миңа 2-58-37 яисә 2-58-42 (“кайнар линия”) номерлары буенча да шалтыратырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев