Чирмешән укучыларына кар машиналары белән идарә итү тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләделәр
Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең райондагы инженер-инспекторы Радик Назыйров 1 нче Чирмешән мәктәбе һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына “Куркынычсызлык дәресе” уздырды.
Дәрестә район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов та катнашты. Алар кар машиналары белән идарә итү тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләделәр.
-Соңгы вакытта Россия Федерациясендә дә, республикабызда да скутерлар, питбайклар, квадроцикллар, кар машиналары кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балалар җәрәхәтләнү очраклары күзәтелә. Еш кына мондый сәфәрләр бик күңелсез тәмамланырга мөмкин - балалар үлемгә китерүче имгәнүләр ала, гомерлеккә инвалид булып кала, - диде Радик Назыйров. – Кар машинасында җилдерү хис-кичерешләр бирә, тик аның куркыныч булуын да онытырга ярамый.
16 яше тулмаган яшүсмерләргә мототехника белән идарә итү тыела. 16 яшь тулган очракта да бары тик укып, рөхсәт документлары алганда гына аның руле артына утырырга ярый. Кар машинасында йөргәндә иң мөһим саклану элементы – шлем кию. Умырткалыкны, кабыргаларны, арканы, җилкәләрне саклау өчен махсус экипировка костюмы да мөһим.
Мондый дәресләр Чирмешән аграр техникумы студентлары һәм 2 нче Чирмешән мәктәбе укучылары белән дә уздырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев