25 апрельдә, бу атна шимбәсендә, Чирмешәндә шахматчылар ярышмакчы.
“Орион” яшьләр үзәгендә үтәчәк бәйге Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, һәм махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз истәлегенә багышлана. Оештыручылар – районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге “Ак ладья” турнирына 5 нче сыйныф укучыларыннан башлап, 60 яшьтән өлкәннәрне дә, сәламәтлекләре чикле якташларыбызны да, махсус хәрби операциядә катнашучыларны да дәшә.
Нет комментариев