Районда 1 апрельдән башлап июнь уртасына кадәр 112 миллиметр күләмендә явым-төшеп булган. Яңгырлар бик еш яуды кебек, әмма бу әле нормадан артык түгел.
Июньнең тәүге 15 көнендә 41 миллиметр яңгыр явуы теркәлгән, җәйнең беренче ае нормасы - 50-60 миллиметр. Май аендагы норма 50 миллиметр булса, явым-төшем бары - 12 миллиметр гына. Ә менә апрель яңгырлы булды – 59 миллиметр явым теркәлгән, норма – 30-40.
Автор фотосы.
Нет комментариев