Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында да бәйрәмнәр алдыннан уяулыкны көчәйтергә өндиләр

Быел республикада 4800 янгын очрагы булган, аларда 114 кешенең гомере өзелгән. 41 кеше көнкүреш газыннан агуланган.

Күпме кабатлап торсалар да, кыш уртасында елгаларда суда батучылар да бар. Ярамаган урынга керәләр, аеруча балыкчылар.

Гомумән, Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышында әйтелгәнчә, бу яктан таләпләрне төгәл үтәү, аеруча бәйрәмнәр көннәрендә уяу булу сорала.

Яңа ел бәйрәмнәре һәм Раштуа вакытында республикада, районда да бик күп чаралар оештырачак. Бәйрәм үтәчәк объектларны, ял итү урыннарын алдан ук тикшерергә кирәк.

Дежур затларны билгеләп, инструктажлар үткәрү бер дә артык түгел. Торак пунктлар юлларын кардан чистарту гадәттән тыш хәлләр очрагында аларга ансат керү-чыгу өчен бик мөһим.

Һава торышын белеп булмый бит, бу айда кайбер районнарда бозлы, карлы яңгыр явып, өстәмә мәшәкатьләр тудырды. 1978-1979 еллардагы 44-52 градуслы салкыннар тагын кабатланмас дип тә ышандыра алмыйсың.

Чыршылар куелган урыннарда куркынычсыз ял итү өчен шартлар тудырылсын иде. Пиротехник эшләнмәләрне теләсә кайда аттыру тыела, ул Чирмешәндә стадион янәшәсендә атлар чабышы уза торган урында гына рөхсәт ителә. 

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә үткәрелгән утырышта бәйрәмнәр вакытында хокук саклау органнарына, тормышны тәэмин итүче хезмәтләргә, авыл җирлекләре Советларына һәм башкарма комитетларына уяулыкны көчәйтергә, аңлату эшләре алып барырга, закон бозуларны кисәтергә кушылды. Балаларга аеруча игътибарлы булыйк. Гадәттә, ел азагында торак йортларда янгыннар еш күзәтелә, ә ел башында мунчалар еш яна икән. Монысын янгын хезмәтендә әйттеләр. Уяулыкны югалтмыйк, бәйрәмнәр бәла-казасыз үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев