“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре”ндә - яңа җитәкче
19 декабрьдән “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре”н Илдус Мөхәммәтгатин җитәкли.
Илдус Хәниф улы Кармыш авылында туган, элек “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” ҖЧҖен җитәкләде, район үсеше өчен җитәкче вазифаларында 27 ел хезмәт куя, һөнәри казанышлары өчен дәүләт бүләге белән бүләкләнгән.
Яңа җитәкче беренче эш көнендә районның торак-коммуналь хуҗалык объектларын карап, эш планын һәм киләчәккә актуаль бурычларны билгеләде. Илдус Мөхәммәтгатин әйтүенчә, бүгенге көнгә өстенлекле бурычларның берсе – урам-юл челтәрләрен вакытында кардан арындыруны тәэмин итү. Ул техниканың тулысынча әзер булуын, юлларны кышын карап тоту һәм кар чыгару турында килешүләр төзелүен искәртте.
-Чирмешән районы - безнең уртак йортыбыз. Барлык коммуналь һәм авария-диспетчерлык хезмәтләренең тотрыклы һәм өзлексез эшләве – безнең бурычыбыз, - дип билгеләп үтте Илдус Хәниф улы.
Үзе әйтүенчә, ул һәрвакыт элемтә өчен ачык, ә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге оператив мәсьәләләр буенча халык бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте телефоны 8(84396) 2-24-12 аша мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев