Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән малайлары агач эшенә өйрәнә

Туган як тарихы музенда инде берниә ел эшләүче “Агач эше остасы” түгәрәгенә йөрүче малайлар Яңа ел уенчыгы әзерли башлаганнар. Алар, фанерадан кисеп, киләсе ел символы булган куян сыны ясыйлар.

Район үзәгенең төрле мәктәпләрендә укучы тугыз малай һәр чәршәмбе туган як тарихы музена ашыга. Түгәрәк җитәкчесе Сәлимҗан Гамиров аларны агач эше серләренә өйрәтә. Ясалган эшләр арасында аш бүлмәсендә азык-төлек кисү өчен такта, салфетка кую җайланмасы, ручка куйгыч, кошларга җимлек, сыерчык оялары да бар.

-Әлеге түгәрәк эшен башлап җибәрүебезнең максаты малайларны агач эшенә җәлеп итү, башкарыла торган эшкә җитди караш тәрбияләү һәм иҗади сәләтләрен үстерү, - диде Сәлимҗан Газыймҗан улы. – Баштарак малайлар эш кораллары белән бик сак, кыюсызрак булсалар, әкренләп кызыксынулары артты, үзләре ясарга теләгән эшләнмәләргә дә алына башладылар.

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев