Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чәйнектәге суны икенчегә кайнату зыянлымы?

Бер тапкыр кайнатылган суны икенчегә кайнатырга ярамый, анда сәламәтлек өчен зыянлы матдәләр барлыкка килә дигәнне ишеткәнегез бардыр. Бу гыйбарә дөреслеккә туры киләме-юкмы, белик әле.

Чәйнектә суны икенчегә кайнату сәламәтлек өчен зарарлымы? Бу сорауга Фрезениус Институтыннан немец белгечләре анык җавап биргән. Әлеге җәһәттән алар махсус тикшеренүләр үткәргән.

Белгечләр әйтүенчә, икенче мәртәбә кайнатылган су һич кенә дә зыянлы түгел. Киресенчә, бер тапкыр кайнатканнан соң озак кына торса, суда күпмедер микъдарда бактерияләр барлыкка килергә мөмкин, ә менә икенчегә кайнату аларны юк итә.

Шул ук вакытта, кайнатылганнан соң, озаграк торган суга чәйнектән төрле токсиннар, мисал өчен никель яки бисфенол-А үтеп керүе хакындагы сүзләр дә дөреслеккә туры килми, дигән немец галимнәре. Тик бу җәһәттән алар бер искәрмә ясый: чәйнекләрнең бары тик яхшы сыйфатлысын гына кулланырга кирәк. Шулай иткәндә, алардан ниндидер токсиннар суга чыга дип һич шикләнәсе юк.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев