Чирмешәннең юл инспекторларына яңа машина кайтты
Белеп торыгыз

Чирмешәннең юл инспекторларына яңа машина кайтты

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлларны яңа эш машинасында патрульлек итә башлады.

-Моңа кадәр безнең бер генә машинабыз иде, аның төбе дә түбән. Яңа LADA XRAY уңайлы, биек: асфальтсыз, начар юлларда да йөреп була. Хәзер юлларны ике  машина белән патрульлек итәргә мөмкинлегебез бар, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров. 

Рәмис Шәкүров фотосы 


Нет комментариев