Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәннең Утыз Имәни урамында хат ташучыны көтәләр

Редакциягә аптыравы тавышына чыккан олы яшьтәге хатын-кыз шалтыратты.

-Район газетасы чыкмыймы әллә ул хәзер?! - ди ул бер кинаясез, тыныч кына.

-Чыга. Менә бу атнаныкы да, свежий номер, вакытында басылып, почтага кайтты, -дидек аңа.

-Соң безгә, Чирмешәндәге Утыз Имәни урамына, хәзер өч атнага якын почта  килгәне юк. Зинһар, белешегез әле, нишләп алай икән? Газета кирәк бит: без олы кешеләр, урамга бик чыгып йөрмибез, өстәвенә теге чире дә китә белмәде, шунлыктан бөтен  яңалык, авыл хәбәрен “Безнең Чирмешән”нән укып белеп торабыз. Газетаны вакытында китерсеннәр иде.

Әле узган атнада гына уңган, булдыклы хат ташучыларны газетага мактап язган идек, ни кызганыч, кайбер башка хезмәткәрләрнең эшләреннән зарланучылар да бар. Район почта элемтәсе җитәкчелеге бу хәл уңаеннан чара күрер, дип өметләнәбез. Нәрсә генә димә, почта вакытында, тиешле көндә таратылырга тиеш.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев