Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәннең “Кояшлы” лагеренда ял итүчеләргә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр

Җәй – күпләрнең яраткан ел фасылы. Тик бу чорда янгын чыгу куркынычы да арта. Шуңа күрә сак һәм уяу булырга кирәк.

Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторлары «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче сабыйлар өчен профилактик чара үткәрделәр.

-Очрашуда балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшердек, ут белән шаяруның нинди аянычлы хәлләргә китерергә мөмкинлеге турында сөйләнде, кабызган электр приборларын игътибарсыз калдырмаска, ачык чыбыкларга кагылмаска, нинди дә булса предметларны розеткага тыкмаска икәнлеген, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда янгын сүндерүчеләрне нинди телефон номерлары аша чакыртырга кирәклеген искә төшердек,-дип хәбәр итте инспектор Фәнил Гыйззәтуллин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев