Чирмешәнлеләрне Премьер-министр тәбрикләде
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне Премьер-министр тәбрикләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинны һәм барлык чирмешәнлеләрне Республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән милли бәйрәм – Сабан туе белән тәбрикләде.

“Татар халкының  традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә җылы мәхәббәт белән сугарылган әлеге  якты, үзенчәлекле бәйрәм  буыннардан буыннарга күчә. Сабантуй мәйданы киләчәктә дә үз тирәсенә төрле яшьтәге, төрле милләттәге, диндәге  кешеләрне туплап, дуслык  һәм татулык идеалларын чагылдырып, безне яңа эшләргә рухландырсын. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим”, - диелә тәбрикләүдә.

Фото: архив / Владимир Васильев


Нет комментариев