Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрдә бәрәңге уңышы былтыргы кадәр үк түгел

Быел җәй башында яңгырлар күп яугач, ниһаять, бәрәңге дә яхшы уңар дип иртәрәк сөенеп куйдык. Соңрак, дым җитмәүлектән, җир нык кипте, бәрәңге иркенләп үсә алмады. Кайберәүләр уңышны җир түмгәкләрне хәтта лом белән кузгатып алган, диләр. Ә сездә бәрәңге уңдымы? Укучыларыбыздан шул хакта сораштык. Лидия Квакова (Әккәрәй): - Безнең бәрәңге бакчасы...

Быел җәй башында яңгырлар күп яугач, ниһаять, бәрәңге дә яхшы уңар дип иртәрәк сөенеп куйдык. Соңрак, дым җитмәүлектән, җир нык кипте, бәрәңге иркенләп үсә алмады. Кайберәүләр уңышны җир түмгәкләрне хәтта лом белән кузгатып алган, диләр. Ә сездә бәрәңге уңдымы? Укучыларыбыздан шул хакта сораштык.

Лидия Квакова (Әккәрәй): - Безнең бәрәңге бакчасы кечкенә, ун сутый тирәсе генә. Быелгы уңыш начар түгел, узган елдагы кебек дисәк тә була. Дөрес, бакча каты иде, казырга авыр булды. Без орлыкны ел да яңартырга тырышабыз, быел бакчаның бер почмагында Себер якларыннан туганнар җибәргән бәрәңге орлыгын утырткан идек. 15 бәрәңгедән өч чиләк уңыш алдык, ике чиләге бик эре, аларны киләсе елга да орлыкка калдырдык. Бу бәрәңгегә колорадо коңгызлары да бик килмәде.

Елена Орешова (Югары Кармалка):- Авыл халкы быел бәрәңге уңышы уртача, вагы күп, ди. Ә менә кызыл бәрәңге үстерүчеләр зарланмадылар, аларның бәрәңгеләре уңган. Без үзебез 80 чиләк орлык утырткан идек, 350 чиләк казып алдык. Былтыр күбрәк булган иде. Терлек күп асрыйбыз, тиресне бакчага чыгара барабыз, анысы да начар түгел.

Гөлшат Әгъләмова (Әмир):- Яз, җәй башында яңгырлар күп булгач, яхшы уңышка өмет иткән идек, ләкин алай булып чыкмады, уңыш былтыргыдан начаррак.

Нина Калугина (Ульяновка):- Бездә быел уңыш яхшы. Башка кайбер авылдашлар да шулай, ди. Бакчаны карап, тәрбияләп торсаң, уңыш барыбер азмы - күпме була инде ул. Әйтик, без ике елга бер тапкыр бакчага тирес кертәбез. Быел янгырлар да булды. Без уңыштан канәгать.

Екатерина Кшуманева (Иске Котыш):- Аллага шөкер, уңыш әйбәт быел, бер төптән 20гә якын бәрәңге чыкты. Авылдашлар да уңыштан канәгать. Чирмешәндә узган ярминкәгә дә сатарга дип алып барганнар иде, кишер белән аш чөгедерен алганнар, ә бәрәңге белән кызыксынучы булмаган, димәк, халыкта бәрәңге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз уңышы былтыргы кадәр үк түгел Чирмешәнлеләрдә бәрәңге