Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр ТНВ тапшыруларын ОТР каналында карый ала

Санлы телевидениегә күчү “зәңгәр экран” хуҗаларына 20 дәүләт телеканалын бушлай карарга мөмкинлек бирде.

Санлы телетапшыруларның  өстенлекләре бар: ул рәсем һәм тавыш ягыннан күпкә сыйфатлырак. Ләкин санлы телевидениедә төбәк канналарына урын таба алмадылар. Бу хәлне “йомшарту” максатыннан, төбәк  каналларына, шул исәптән ТНВга да ОТР каналында эшләргә мөмкинлек бирелгән.

-Әлегә без иртән ике сәгать - 6дан 8гә кадәр һәм кич белән бер сәгать – 18дән 19 сәгатькә кадәр эфирга чыгабыз. Тамашачыларга “Татарстан яңалыклары”, иртәнге “Исәнмесез!” мәгълүмати-күңел-ачу шоу программасын һәм танып белү тапшыруларын тәкъдим итәбез, - диде “Яңа гасыр” телеканалы генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов бу мәсьәләгә кагылышлы онлайн-трансляция режимында узган пресс-конференциядә. - Яңа елдан тапшырулар  күләмен 5 сәгатькә кадәр җиткерергә ниятлибез.

Әмма ОРТда - “Россиянең иҗтимагый телевиденисендә” тапшырулар рус телендә генә булачак. Илшат Әминов бу мәсьәләгә дә тукталды, әлеге проблеманы хәл итү өстендә эшләүләре турында әйтте.  

Сүз уңаеннан, рсепубликада әлегә “аналог” сигналы да эшләүдән туктатылмаган. “Яңа гасыр” каналының туган телендәге  тапшыруларын, тәлинкә булмаган, кабельле телевидениегә тоташмаган  очракта, шуннан карасак кына.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев