Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабында катнаша ала

Татарстан халкы тавыш бирү ярдәмендә тагын 43 легендар брендны (һәр районга – берәр) ачыклаячак.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы 1-31 мартта уза. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм матбугат хезмәтләре белән эшләү бүлеге хәбәр итә, - дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Тавыш бирүнең беренче этабында 57 җиңүче сайлап алынган иде. Алар арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Зөя утрау-шәһәрлеге һ.б. брендлар бар.

Республикада яшәүчеләр тавыш бирү ярдәмендә тагын 43 легендар брендны (һәр районга – берәр) билгеләячәк. Гражданнар алдында Татарстандагы барлык районнарның тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерә торган оешма һәм предприятиеләрнең иң-иңнәрен ачыклау бурычы тора.

Тавыш бирү http://100brand.ru/ сайтында уза.


Нет комментариев