Мошенник район газетасы редакциясе журналистын алдый алмаган
Соңгы вакытта мошенникларның кемнәрнеңдер банк карталарыннан акча урлаулары турында район газетасында шактый еш язабыз. Әле бит кешенең шулкадәр ышанучан булуына гаҗәпләнеп утырабыз һәм: ”Мин беркайчан да алдакчылар кармагына эләкмәс идем”, – дип мактанып та куябыз.
Ашыгып сөйләргә ярамый икән шул. Шушы көннәрдә генә минем кесә телефоныма таныш булмаган номердан шалтыраттылар. Искитәрлек факт түгел, шалтыратучылар күп. Ләкин ят хатын-кызның беренче җөмләсен ишетүгә, йөрәккә шом керде.
Ул үзен банк хезмәткәре, алай гына да түгел, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырды һәм минем банк картасы белән шикле операцияләр башкарылуы, шуңа күрә кичекмәстән чаралар күрергә кирәклеген хәбәр итте. Үзе ашыктыра, тиз һәм ышанычлы итеп сөйли, телефонда офиста эш кайнап торган кебек тавышлар да ишетелеп китә. Аптырап та калдым, хәтта банк картасында күпме акча барлыгын да онытып җибәрдем. Мошенниклар нәкъ шундый реакциягә өметләнгәннәрдер дә. Миндә шик калмасын өчен, банкның рәсми номерыннан телефонга махсус код белән СМС - хәбәр дә җибәрделәр. “Әлеге саннарны беркемгә дә әйтергә ярамый”, - дип кат-кат кабатлады “мәрхәмәтле” хатын-кыз, чит кешеләр төрле операцияләр башкармасын өчен, картага “защита” куярга тәкъдим итте, моның өчен персональ мәгълүматлар кирәклеген әйтте. Менә шул сүзләр яңгырауга, башымдагы “томан” таралып китте һәм мин сөйләшкән кешемнең исем-фамилиясен сорадым. Ул тартынып торгач, телефонны сүндердем.
Шулай да шик калды бит. Шуңа да банкның рәсми номерын җыйдым һәм оператор белән сөйләштем. “Банкның куркынычсызлык хезмәте беркайчан да клиентларга шалтыратмый”,- диде миңа бу юлы инде банкның чын хезмәткәре һәм беркайчан да беркемгә дә шәхси мәгълүматларны, банк картасы реквизитларын һәм яшерен мәгълүматларны, шул исәптән – картаның икенче ягындагы CVC/CVV-код, СМС-хәбәр белән килгән код һәм ПИН-кодларны хәбәр итмәскә киңәш бирде.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев