Чирмешәнлеләр күршесе - Сәләй авылында эшсезлек - иң зур проблема
Ут күршеләрдә – Шентала районының Сәләй авылында 166 йортта 456 кеше яши. Алтмышлап йорт буш.
-Халык, бигрәк тә яшьләр, читкә китә шул. Мондагыларның бер өлеше фермерларда хезмәт куйса, ерак Себер якларына, хәтта Чирмешәнгә барып эшләүчеләр дә күп, - ди Сәләй авыл җирлеге башлыгы Александр Федотов. –Эшсезлек иң зур проблема, юлларыбыз да начар.
Иске Афонькино, Тимәш, Урманасты Андреевка, Ясная Поляна авылларын да берләштергән, барысы 1137 кеше яшәүче җирлек үзәге – Сәләй авылындагы гомуми белем бирү мәктәбендә нибары 40 бала укый, балалар бакчасында 10 бала тәрбияләнә. Җирлек буенча быел 7 бала туган, 14 кеше вафат булган. Туйлар да уйнаганнар. Әмма, элеккеге белән чагыштырганда, күрсәткечләр яхшырмый шул.
-Халык әйбәт, тырыш үзе бездә, - ди җирлек башлыгы. –Шәхси хуҗалыкларда 965 баш дуңгыз, 425 мөгезле эре терлек, 277 сарык асрала. Сыерлар 71 баш, шуларның 21 се – Сәләйдә.
Җирлек авылларында берничә фермер хуҗалыгы бар икән.
305 ел тарихлы Сәләйдә мәдәният йорты, ФАП, саклык банкы, кибетләр дә эшли. Авылда матур-матур йортлар дистәләп.
Авылларда җыелган һәм өлкәдән бергә өч нисбәтендә бирелгән 250 мең сум үзсалым акчаларына Тимәштә зират коймасын яңартканнар, Иске Афонькинода бер чишмәне төзекләндергәннәр. Киләсе елда шундый юл белән һәркайсы 150 шәр меңлек ике балалар уен мәйданчыгы ясамакчылар.
Сәләй урамнарында төрле маркадагы техника һәм ... казлар бик күп. Ике катлы йортлар да әллә ничә. Газ торбалары күгәргән, ул да күзгә чалына. Алар да бит Чирмешәндәге хәлләрне, уңай үзгәрешләрне, хәтта проблемаларыбызны да белеп торалар икән. Әллә безгә ярарга тырышып, әллә уен-көлке белән, берәү “Без күптән сезнең районга кушылырга телибез, юк шул, кушмыйлар”, - диюе төрле уйларга этәрде.
-Авылыбыз матур безнең, яшәү өчен бөтен шартлар бар. Яшьләр генә читкә китә, үзебезнекеләр дә монда калмады, - ди 33 ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан, өч медаль белән үк бүләкләнгән 85 яшьлек Марфа Абрамова. -Ирем сезнең районнан, Иске Сережкинодан. Ул да укытучы, инде 87 яшьтә. Элек гел Чирмешәнгә, ипи алырга бара идек. Хәзер генә авылдан ерак китеп булмый, алай да һәр көн урамга һава суларга чыгам.
Сәләйдә дә киләчәккә оптимизм белән карыйлар. Бәлки нәрсәдер үзгәрер, яшьләр кире кайтыр? Без дә шулай хыялланабыз. Күршеләрдәге кебек проблемалар районыбыз халкын да бик борчый. Тик могҗиза сирәк була шул...
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев