Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр былтыргыдан күбрәк эчә

Җан башына бүлгәндә, быелның җиде аенда районда кулланылган алкоголь продукция­се күләме 6,5 литр туры килә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу - 22 процентка күбрәк. Тирә-күрше районнарга күз салсак, Аксубайда җан башына - 4,3, Әлмәттә - 8,9, Яңа Чишмәдә - 8, Нурлатта - 6,3 литр исерткеч эчкәннәр. Ә республика...

Җан башына бүлгәндә, быелның җиде аенда районда кулланылган алкоголь продукция­се күләме 6,5 литр туры килә.

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу - 22 процентка күбрәк.
Тирә-күрше районнарга күз салсак, Аксубайда җан башына - 4,3, Әлмәттә - 8,9, Яңа Чишмәдә - 8, Нурлатта - 6,3 литр исерткеч эчкәннәр. Ә республика буенча бу сан уртача 7,9 литр тәшкил итә.
Январь-июль айларында районда барлыгы 12,7 декалитр (узган елда - 10,5) алкоголь сатылган.
-Районда алкоголь продукциясен 72 сәүдә ноктасы сата. Былтыргы белән чагыштырганда, андый кибетләр саны артты. Эчүче кеше кибеттә үзе алырлык арзан бәядән аракы таба алмаса, ул суррогат эзләячәк. Шунлыктан сәүдә нокталары киштәләрендәге алкоголь ассортиментын төрләндерү, киңәйтү буенча да эш даими алып барыла, - ди республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгеч-эксперты Лилия Мортазина.
Алкоголь сату Бәркәтә, Туймәт, Яңа Кади, Түбән Кәминкә, Чирмешән авыл җирлекләре территорияләрендә сизелерлек арткан. Бу хәлне белгечләр аларның кайберләрендә яңа нефть оешмаларының эш башлавы белән дә бәйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы алкогольле эчемлекльр