Чирмешәндәге картлар йорты персоналы ике атна өйләренә кайтмыйча эшләячәк
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге картлар йорты персоналы ике атна өйләренә кайтмыйча эшләячәк

Коронавирус чиренә каршы тору максатында, Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты карантин режимында эшли башлады. Биредә хезмәт күрсәтүчеләр ике атна өйләренә кайтмаячак.

Бер смена ике атна эшләгәннән соң, аларны икенче төркем хезмәттәшләре алмаштырырга тиеш.

-Әлеге эш режимына  19 октябрьдән күчтек. Бер сменада ун кеше. Һәрбер эшчегә туклану өчен көненә 250 сум акча бирелә һәм аларга ашау-эчү аерым әзерләнә, - ди интернат директоры Илшат Закиров. – Азык-төлек белән тәэмин итүчеләр товарларын капка төбендә калдыралар, без чыгып алабыз. Территориягә беркем кертелми, беркем чыгарылмый.

фото: автор 


Нет комментариев