Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары каникулларны күңелле үткәрде

Кышкы каникул көннәрен балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив рәвештә үткәрделәр.

Үзәк чыршы янында алар әкият геройлары белән бергәләп чыршы тирәсендә әйләнделәр, мавыктыргыч уеннар уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар.

Сәнгать мәктәбе укытучылары әзерләгән “Чыршы янында күңел ачу” программасы да балаларга тик торырга ирек бирмәде. Милли уеннар,  күңелле җырлар, кызыклы эстафета – барысы да балалар күңеленә хуш килде. Оештыручылар татлы бүләк өләшергә дә онытмадылар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев