Чирмешәндә янгын сүндерүчеләрне урман яна дип чакыртканнар
Белеп торыгыз

Чирмешәндә янгын сүндерүчеләрне урман яна дип чакыртканнар

Янгын сүндерүчеләр Иске Кади янында урман януы хакында хәбәр буенча төнге берләр тирәсендә юлга кузгалганнар.

Райондагы бердәм диспетчерлык хезмәтеннән белешүебезчә, урман янганлыгын ГЛОНАСС системасы буенча шалтыратып әйткәннәр. Бәхеткә, хәбәр дөреслеккә бик үк туры килмәгән: янгын сүндерүчеләр барып җиткәч, монда 50 квадрат метрда чүп-чар януы ачыклана. Зыян күрүчеләр юк.

Архив фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев