Чирмешәндә яңа биотермик баз төзеләчәк
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яңа биотермик баз төзеләчәк

Чирмешән авыл җирлеге территориясендә яңа үләт базы төзү планлаштырыла. Әлегә аның төгәл урыны килештерелмәгән. Бар да ниятләгәнчә барып чыкса, ул быел ясалачак.

-Яңа үләт базы төзелеп бетмичә, Түбән Чегодай янындагысы ябылмый, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова.

Әлеге биотермик баз санитар таләпләргә җавап бирә, тулмаган, ул бары тик генераль план буенча гына ябылырга тиеш.

Районда 19 биотермик һәм себер язвалы өч үләт базы бар, соңгы өчесе консервацияләнгән, ягъни өсләре бетонланган, тирәсе чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынган.

-Әлеге базларның барысын да комиссия составы белән чыгып тикшердек. Гомумән алганда, үләт базлары тәртиптә, дисәк тә була, - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов. – Әккәрәй, Иске Үтәмеш, Утыз Имән, Казанка авылларындагы шундый базларның койма, капкаларына карата кисәтүләр ясалган иде, кимчелекләрне тиз арада бетерделәр, тәртипкә китерделәр.

Былтыр Әккәрәй, Туймәт, Лашман авылларындагы үләт базларында ремонт  уздырылган. Гомумән, бу базларда һәр елны чираттагы ремонт эшләре башкарыла, алар авыл җирлекләре карамагында.


Нет комментариев