Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә Минсәгыйть Шакировның «Безнең заман» («Наше время») китабын тәкъдим иттеләр

«Безнең заман» («Наше время») документаль повесте - Чирмешән районын 20 елдан күбрәк җитәкләгән Минсәгыйть Закир улы Шакировның тормыш юлы турында язылган китап.

Якташыбыз хезмәт юлын Нурлат шәһәренең «Дуслык» район газетасы хезмәткәре булып башлаган. Соңрак ул Казан авыл хуҗалыгы институты студенты, ә 23 (!) яшендә «ПМК-Мелиорация» оешмасы җитәкчесе. Минсәгыйть Шакиров Саратов югары партия мәктәбендә укыган, күрше Яңа Чишмә районы партия райкомының икенче секретаре булып эшләгән. Аннан соң күп еллар үзебезнең районны җитәкләде, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе булып торды.

-Китапның кереш өлешен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев язды. Ә повестьның мөхәррире – якташыгыз үзе, - диде район мәдәният йорты сәхнәсеннән чыгыш ясаган китап авторы Гамирә Гаделшина. - Минсәгыйть Закирович, сезнең тормыш, чыннан да, искиткеч. Без ел буе илһамланып, сезнең тормышка чумып эшләдек, ихлас яздык. Сез үз районыгыз өчен бик күп эшләр башкаргансыз. Рәхмәт, сез безгә үзегезнең кызыклы тормышыгыз эченә керергә, анда кайнарга мөмкинлек бирдегез.

-Мин монда эшли башлагач, Чирмешәннең, гомумән, районның үсешенә һәм төзеклегенә сокландым, әлбәттә, монда Минсәгыйть Закир улының өлеше зур, - диде чарада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Минсәгыйть Шакиров үткән тарихка сак карарга, аны кадерләп сакларга, данлыклы якташларыбыз белән горурланырга, исемнәрен мәңгеләштерергә өндәде. Балалар һәм яшьләр арасында патриотик тәрбиягә игътибарны арттыру зарурлыгы хакында әйтте.

Очрашуга повесть герое белән төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре һәм дуслары (аларның күбесе хакында китапта язылган), район активы, мәдәният  һәм мәгариф хезмәткәрләре чакырылган иде. Китапны тәкъдим итү район үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.

Кичәне танылган телевидение журналисты, якташыбыз Илдар Кыямов алып барса, татар эстрадасы җырчысы Резедә Шәрәфиева исә чирмешәнлеләрне сокландыргыч җырлары белән сөендерде.

Чермешәндә Минсәгыйть Шакиров китабын тәкъдим иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев