Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә милли проект кысаларында ремонт эшләре бара

Агымдагы елда безнең район “Демография”, “Мәдәният”, “Мәгариф”, “Экология”, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проектларында катнаша.

Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә 13 милли проект расланган,  төбәкләр өчен 12се гамәлдә. Милли проектларны гамәлгә ашыру өчен акчаның 81 процентын федераль бюджет күчерә, 19 проценты республика казнасыннан алынырга тиеш. Татарстанда әлеге максатларга 2019 – 2021нче елларда 44,6 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Милли проектлар 2024нчы елга кадәр дәвам итәчәк һәм финанслау суммасы  елдан-ел артачак.

Июнь башында республиканың “Бердәм Россия” партиясе  “Фотоконтроль. Милли проектлар – 2010” акциясе турында игълан итте. Һәм күптән түгел  яңа VMESTE.TATAR сайты да эшли башлады. Хәзер теләсә кем әлеге интернет – порталга кереп, үз районында  нинди объектлар төзелүен һәм төзелеш барышын күрә ала. Моңардан тыш, һәр кеше  әлеге төзелешне – объектны фотога төшереп, акция оештыручылар почтасына (np.photomat@yandex.ru) җибәрергә мөмкин. Аннан соң әлеге фоторәсемнәр VMESTE.TATAR сайтына урнаштырылачак. Шулай итеп һәр кеше бу объектларны тиешле вакытта файдалануга тапшыру өчен үз өлешен кертә.

Районда “Мәдәният” милли проект кысаларында, Лашман авылында мәдәният йорты ремонтлана. Бинаның түбәсен алмаштырганнар, идәннәре дә  әзер дип  була, бүген төзүчеләр эчке яктан стеналарны тигезлиләр, тышкы яктан җылыталар, аннан соң сайдинг белән тышларга ниятлиләр.

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проекты кысаларында да районда зур күләмдә эш башкарылган, Акъяр – Чирмешән – Шентала юлында капиталь ремонт төгәлләнеп килә. “Экология” проекты кысаларында да планлаштырылган эшләр башкарылган, 20 гектарда урман утыртылган, 50 гектарда үсентеләрне тәрбияләп торалар. “Мәгариф” проектына: Чирмешән лицее, Лашман һәм 1нче Чирмешән мәктәпләре,  кадетлар мәктәп – интернаты кертелгән. Әлеге мәгариф учреждениеләрендә өлешчә ремонт ясау һәм аерым фәннәр буенча кабинетлар ачу каралган.  “Демография” проекты буенча районда кече спорт мәйданчыклары өчен спорт җиһазлары алу күздә тотыла.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев