Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә берәүнең коммуналь хезмәт өчен 92 мең сум бурычы җыелган

176 чирмешәнле һәм 20 лашманлы Яңа елны "Чирмешән коммуналь челтәрләре"нә бурычлы килеш каршылаган. Аларның бу җәмгыятькә тулаем бурычлары 1 миллион 402 мең сумга җиткән. -2014 елның 1 январендагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, бурычлар 100 мең сумга кимеде. Тик бу диңгездәге бер тамчы су кадәр генә,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" генераль...

176 чирмешәнле һәм 20 лашманлы Яңа елны "Чирмешән коммуналь челтәрләре"нә бурычлы килеш каршылаган. Аларның бу җәмгыятькә тулаем бурычлары 1 миллион 402 мең сумга җиткән.

-2014 елның 1 январендагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, бурычлар 100 мең сумга кимеде. Тик бу диңгездәге бер тамчы су кадәр генә,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" генераль директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Араларында 15-20 ел коммуналь хезмәтләр өчен түләмичә бурыч җыеп ятучылар бар. Аларның бурычлары ай саен арта.
Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 100 мең сумга якынлашучылардан - күп квартиралы йортта яшәүче берәү җәмгыятькә 92 мең сум акча тиеш. Күршесендә үк 71-38 мең сум бурычлылар яши. Газ һәм электр энергиясе өчен дә бурычлары бардыр әле.
Бурычлы йорт хуҗаларының эшләрен судка да биреп караганнар. Рәсми эш урыннары булмаучылардан алай да түләтә алмаганнар. Ә эшләүче бурычлыларның һәм пенсионерларның керемнәреннән ай саен акча басып калу карары чыгарылган. Инде бурычлы фатирларның хуҗаларын су челтәреннән өзәргә уйлыйлар.
Лашман авылында каты көнкүреш калдыкларын җыя башлаганнан бирле үк бу хезмәт өчен түләмәүчеләр очрап тора. Катыгы көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән аена
19 сум 17 тиен түләнүен исәпкә алганда, 2 мең сум бурыч җыю өчен ничә ел түләмәскә кирәк?! Бу авылда яшәүче 20 кеше нәкъ әлеге хезмәт өчен 22 мең 500 сум бурычлы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан коммунальное хозяйство Районы

2
X