Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән урманнарына керүне 21 көнгә чикләделәр: ут чыгу куркынычы бар

Бу атна башыннан республикада гражданнарның урманнарга баруына һәм анда транспортларның керүенә чикләүләр гамәлдә. Әлеге чара янгын куркынычсызлыгы белән бәйле.

ТР Министрлар Кабинетының бу хактагы 14 июль карарында әйтелгәнчә, ут чыгу куркынычы белән бәйле, алдагы 21 көн эчендә урманнарга транспорт белән керү тыела. 

-Урманнарга машина белән керергә, бигрәк  тә учак ягарга ярамый, моның өчен зур штрафлар каралган. Бу чорда, үзебезнең участоклардан кала, халык тарафыннан урман кисү эшләре дә туктатылып тора. Янгын куркынычсызлыгы  чикләүләренең үтәлешен тикшереп торачакбыз, урманнарда өч маршрут буенча тугыз патруль эшләячәк, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.    

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев